Иске Котыш авыл җирлегеннән яңалыклар
Иске Котыш авыл җирлегендә 408 кеше теркәлгән. Иске Котышта – 389, Красная Полянада – 17, Яңа Котышта ике кеше яши.
Җирлектә 193 йорт, 166сында халык даими яши, 14 йортның тәрәзәләрендә утлар җәй айларында гына кабына, 13есе – “ятим”. Төп халык – мордва (201), русслар – 191, чувашлар – 12, татарлар – 4.
Иске Котыш авыл җирлегендә яшәүчеләрнең 207се – хатын-кызлар, ир-атлар – 201.
Җирлектә 17 яшькәчә 40 бала бар, шуларның 22се Иске Котыш мәктәбендә белем ала. 70 яшьтән өлкән 54 кеше исәпләнә, ә пенсионерлар – 138, хезмәт яшендәгеләр – 230.
Иске Котыш авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларда 226 баш мөгезле эре терлек асрыйлар.
Әлеге терлекләрнең 63се савым сыеры. Мал хуҗалары 27 сыерга, терлек асрау чыгымнарын өлешчә каплауга бирелә тоган, субсидия алган. Хуҗалыклардан сөт җыюда тоткарлыклар юк, бер литр сөткә 32 сумнан исәп-хисап ясала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев