Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Бәркәтә авылында нефтьчеләр ярдәмендә Иштирәк чишмәсен төзекләндерделәр

Иштирәк чишмәсе тирәсен төзекләндерүгә, матурлауга 3 миллион сумнан күбрәк акча сарыф ителгән. Әлеге эшләрне “Татнефть”тән отылган грант хисабына башкардылар.

Бәркәтә халкы Иштирәк суын эчеп гомер итә. Авылга ул моннан торбалар буенча үз агымы белән төшә, бернинди насослар кулланылмый, колхозлар заманында биредә шушындый система булдырганнар. Шунлыктан халык өчен Иштирәк суы – чын мәгънәсендә, яшәү чыганагы, кыйммәтле байлык. Чишмәне ачу бәйрәменә байтак кеше җыелуы да юкка түгел.

-Әлбәттә, беренче чиратта “Татнефть” җәмгыятенә рәхмәт, алар булышлыгы белән районда бик күп объектлар төзибез, матурлыйбыз. Безнең Иштирәгебезгә дә чират җитте. Аны менә шулай матур, төзек итеп саклыйсы иде. Монда ял итүчеләр чишмә тирәсен чүпләмәсеннәр, үзләреннән соң җыештырып калдырсыннар иде. Чишмә – изге урын. Менә шулай бердәм булып, районыбызны матурайту өчен саваплы гамәлләр башкарып яшик, - диде бәйрәмдә катнашкан район башлыгы Рамил Айбатов.

Чишмәне төзекләндерүне Азнакай механикалаштырылган күчмә колонна белгечләре башкарган. Җитәкчелек тә, авылдашлар да аларга рәхмәт белдерде, авыл җирлеге җитәкчесе Ринат Сибгатуллин аларга бүләкләр әзерләгән. Биредә беседкалар, мангалларга кадәр урнаштырганнар. Кыскасы, күп көч куелган.

-Бу чишмә электән үк халыкка хезмәт итте. Уракка, баручы-кайтучы, җиләк җыючылар, урманга баручылар, басуда эшләүчеләр шунда сусавын басты. Колхозда механизатор булып эшләгәндә биредә туктап хәл ала идек. Шуның суы белән тракторларны суыттык. Егетләр бик шәп ремонтлаганнар чишмәне. Аларга да, нефтьчеләргә дә, ремонт эшләре мәшәкате белән йөргән авыл җитәкчелегенә, авылдашыбыз – район башлыгы Рамил Айбатовка да бик зур рәхмәт. Иртән торуга безгә су кирәк бит, - диде чарада катнашкан ветеран Салихҗан абый Бикбов.

БЕЛЕШМӘ. Олылар сөйләве буенча, авылда чишмәләр бик күп. Бәркәтә атамасы да бөркеп аккан чишмәләр күренешеннән чыккан дип фаразлана.

Биек Тауның уң ягында Тегермән елгасы ага. Аңа Табыр чишмәсе суы кушыла, Гыйрфан мулла, Иштирәк, Мотаука, Хуҗи бабай чишмәләре дә әлеге елганы тулыландырган. Суын Шушмага коючы Тегермән елгасында заманында биш су тегермәне эшләткәннәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев