Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндә мошенниклар белән көрәштә гадәти булмаган ярдәмчеләр булыша

Чирмешәндә халык күп йөри торган урыннарда мошенниклар хакында кисәтүче полиция хезмәткәре макетлары куелды.

Район газетасы редакциясе “Татмедиа” җәмгыятеннән бирелгән әлеге фигураларны район үзәк больницасы поликлиникасы һәм күпфункцияле үзәк (МФЦ) биналарында урнаштырды. Рәхмәт әлеге оешма, учреждениеләрнең җитәкчеләренә – алар макетларны кую өчен урын таптылар.

Күпсанлы кисәтүләргә карамастан, халкыбыз мошенниклар тарафыннан даими алданып тора. Мисал өчен, агымдагы елның узган 6 аенда гына да район территориясендә 18 мошенниклык очрагы теркәлгән, кырыкалдарлар райондашларыбызга 4 миллион 754 мең сумлык зыян салганнар.

Шунлыктан халкыбызга мошенниклар хакында һәрдаим искәртеп тору зарур. Район үзәгендә урнаштырылган макетларда полиция хезмәткәре фигурасы шул хакта кисәтүче мәгълүмати плакат тоткан.

Тагын бер кат искә төшерәбез: төрле хәбәрләргә ышанып, акчаларыгызны теләсә кемгә күчермәвегезне, шикле шалтыратучыларга җавап бирмәвегезне үтенәбез.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев