Чирмешән районының Түбән Кәминкә авылында яңа кибет ачылды
Әлеге сәүдә ноктасын “Авыл кибете” республика программасы буенча төзеделәр. Ул районда әлеге программа ярдәмендә өлгертелгән алтынчы кибет.
Берничә ел элек шундый биналар Якты Тау, Югары Кармалка, Иске Сережкино, Урманасты Үтәмеш, Мордва Афонькәсе авылларында сафка бастырылды.
- Республика Рәисенә бик зур рәхмәт, авылларыбыз көннән-көн матурая, төзекләндерелә, фельдшер-акушерлык пунктлары, кибетләр ачыла, мәктәпләр төзекләндерелә. Мондый программаның булуы бик яхшы. Түбән Кәминкәдә кибет кирәк иде, ишекләре гел ачык булсын, сатып алучылар гел булып торсын, - диде район башлыгы Рамил Айбатов, яңа бинаны ачу тантанасында. -Төзүчеләргә дә рәхмәт яусын, кибет бик матур, якты, җылы, товар ассортименты бай.
Тантанада Татарстан Республикасының кулланучылар кооперациясе оешмасы берләшмәсе рәисе урынбасары Руслан Шәймәрдәнов та катнашты.
- Әлеге программа республикада 2017 елдан бирле гамәлдә. Шушы дәвердә республиканың районнарында байтак кибетләр төзелде, бүген сездә ачыла торганы – 150 нчесе, - диде Руслан Валерьевич. – Әлеге сәүдә ноктасын товар сату пункты буларак кына кабул итмәгез, сезнең өчен ул очрашу, аралашу урыны булсын иде.
Ә кибет, чыннан да, шәп, аның стеналары затлы кирпечтән күтәрелгән, түбәсе төсле калай белән ябылган. Монда бар да өр-яңа. Су, электр кергән, канализация ясалган, тирә-юньне төзекләндергәннәр.
- Вак-төяк өчен дә әллә кая бара алмыйбыз, кибетебездә бөтен нәрсә бар. ассортиментлары бай. Сатучыларыбыз да бик әйбәт, гел ачык йөз белән каршы алалар, аларга эшләрендә уңышлар телим, - диде кибеткә беренче булып кергән Фәния Зөдәйханова.
Дөрестән дә, киштәләргә дистәләгән төрдә ит һәм камыр ризыклары, җиләк-җимеш, эчемлекләр кайтарып урнаштырганнар. Алар свежий, матур итеп төрелгән. Кайберәүләрен суыткычларга куйганнар. Бер кырыйда көнкүрештә кирәк әйберләр урын алган.
Сатучы Миләүшә Хөснуллинага эш кызу булды бүген. Алай да барына да кирәк товарны сатып өлгерде.
-Кибетебез бик матур килеп чыкты. Якты, җылы. Барлык кирәкле әйберләр бар. Сатып алучылар өчен дә бик уңай, хезмәткәрләр өчен дә барлыкшартлар булдырылган, хәтта душ та бар, - диде ул.
Район кулланучылар җәмгыяте карамагындагы кибетнең гомере озын булсын, киштәләр тулып торсын.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев