Татарстанда - Раштуа суыклары
Республикада

Татарстанда - Раштуа суыклары

Бүген, 7 гыйнварда (бу көнне христианнар юлиан календаре буенча Раштуаны бәйрәм итә), Татарстанда аномаль салкын һава торышы саклана.

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көндез республиканың төньягында урыны белән -25 градус кадәр суык булуы көтелә.

Татарстанда аномаль салкыннар аркасында кисәтү игълан ителгән иде, ул 4-9 гыйнварда гамәлдә булачак. Шул ук вакытта, гыйнвар аенда республикада кар гадәттәгедән күбрәк явар дип көтелә. Айның беренче көннәрендә температура нормадан сигез градуска түбәнрәк булачак.

чыганак


Нет комментариев