14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Рәисен сайлыйбыз
2025 елның 14 сентябрендә, Бердәм сайлаулар көнендә, районда ике төрле сайлаулар узачак. Беренчесе – Татарстан Республикасы Рәисен, икенчесе – җирле хакимияткә депутатлар сайлау.
Татарстандагы сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре тарафыннан Татарстан Рәисе вазыйфасына дүрт кандидат тәкъдим ителде: “Бердәм Россия”партиясеннән Рөстәм Миңнеханов, ЛДПРдан Руслан Йосыпов, КПРФтан Хафиз Миргалимов, “Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе”ннән Виталий Смирнов.
Чирмешән районындагы 34 сайлау участогында муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнарына депутатлыкка 175 кандидат теркәлде. Шулар арасыннан 141 депутат сайланачак.
–Тугыз сайлау участогы – белем бирү учреждениеләрендә, икесе – административ бинада, берсе – балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә, 22се – мәдәният йортларында урнашкан, – диде Чирмешән районының территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Рәфис Гафуров. –Районда сайлаучылар исемлегендә 13549 кеше исәпләнә, сайлау комиссияләре составында – 215 әгъза.
Рәфис Рәшит улы әйтүенчә, сайлау участокларында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен барлык чаралар да күреләчәк. Бу хакта террорчылыкка каршы район комиссиясенең утырышында да сүз барды.
Сайлау үткәреләчәк объектларда профилактик тикшерүләр үткәрелгән. Алар барышында эвакуация юлларының торышына, автоматик янгын системаларының (АПС, янгын турында хәбәр бирү системасы) төзеклегенә, беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителешкә аеруча зур игътибар бирелгән. Сайлаулар алдыннан комиссия әгзалары, хезмәт күрсәтү персоналы белән өстәмә инструктаж үткәреләчәк, инструкцияләр тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев