Югары Чегодай авылы мәдәният йортында узган  бильярд ярышында җиде ир-егет катнашты
Мәдәният

Югары Чегодай авылы мәдәният йортында узган бильярд ярышында җиде ир-егет катнашты

Әлеге авылда мондый бәйгене икенче ел оештыралар. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм мәчеткә йөрүче якташларыбыз быел да бүләкләрне кызганмаганнар.

Ярышның быелгысында төрле яшьтәге җиде ир-егет үзләренең уен осталыкларын күрсәтте. Ике сәгатьләп шар куганнан соң, җиңүченең Рәмис Хәсәншин булуы ачыкланды, икенче урында Шәүкәт Хәйруллин, өченчедә – Ильяс Гатауллин.

-Жиңүчеләрне бүләкләдек. Аннан чәй табыны артында җанлы сөйләшү, вәгазь тыңлау, очрашу-күрешү мизгелләре бик күңелле узды, - диделәр авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре.

 

фото

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев