Чирмешәндә фольклор коллективларның Бөтенроссия фестивале узачак
Мәдәният

Чирмешәндә фольклор коллективларның Бөтенроссия фестивале узачак

28 июльдә район үзәгендә “Гасыр мирасы” – “Век наследия” халык мәдәниятының Бөтенроссия фестивале узачак.

Әлеге чараның төп максаты - халыкларның мәдәниятен саклап калу, балаларда милли горурлык тәрбияләү, сәләтле коллективларны ачыклау.

Фестивальдә республика коллективлары гына түгел, ә күрше өлкәләрдән дә катнашырга теләк белдергәннәр.

Фестиваль барышында “Гасыр йолалары”, “Милләтемнең асыл туташы”, “Батыр оста”, “Милли төсләр” исемле чаралар узачак, күргәзмәләр оештырылачак.


Нет комментариев