Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Татар моңы” фестивалендә Чирмешән егете үз осталыгын күрсәтәчәк

“Татар моңы” халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының Түбән Кама шәһәрендә узачак зона турында якташыбыз Айнур Галләмов та чыгыш ясаячак. Ул “Эстрада вокалы” номинациясендә үзен сынап карый.

“Йолдызлык – Созвездие” ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестивале дипломанты Айнур Галләмов мәктәпне тәмамлап, Казан федераль университетының музыка һәм чит телләр факультетында белем ала. Бүген ул магистратурада укуын дәвам итә.

Якташыбыз инде зур сәхнәдә дә беренче адымнарын ясады, ул республикакүләм чараларда еш катнаша, үзе җырлар да яза. Берничә ел элек Айнурның район мәдәният йортындагы сольный концерты да “югары нота”да үтте, тамаша залында буш урыннар булмады. Яшь җырчы тиздән ул кабат район тамашачылары белән очрашырга планлаштыра.

“Татар моңы” фестиваленең икенче сайлап алу туры Казан мәдәният институтында - 17- 18 апрель, өченче тур Габдулла Тукай исемендәге филармония бинасында  19 апрельдә  узачак. Гала- концерт 21 апрельгә билгеләнгән, ул Галиәсгар Камал театрында булырга тиеш.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X