Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туймәт мәктәбендә тәмле ашаталар

Туймәт мәктәбендә бюджеттан, мәктәп яны участогыннан һәм ата-аналардан күчерелгән, җыелган акчаны кушсаң, бер баланы ашатуга көненә уртача 11 сум 56 тиен акча тотыла. Мәктәптә укучы һәр баланы ашатуга дәүләт тарафыннан көненә 5 сум 80 тиен акча бирелә. Билгеле, бу гына укучыларның туклануын тиешле дәрәҗәдә оештыру өчен җитәрлек түгел. Шуңа да...

Туймәт мәктәбендә бюджеттан, мәктәп яны участогыннан һәм ата-аналардан күчерелгән, җыелган акчаны кушсаң, бер баланы ашатуга көненә уртача 11 сум 56 тиен акча тотыла.

Мәктәптә укучы һәр баланы ашатуга дәүләт тарафыннан көненә 5 сум 80 тиен акча бирелә. Билгеле, бу гына укучыларның туклануын тиешле дәрәҗәдә оештыру өчен җитәрлек түгел. Шуңа да районның күпчелек мәктәпләрендә тәҗрибә участокларында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш һәм ата-аналар биргән акчаларга аш әзерлиләр.
Туймәт мәктәбе ашханәсендә һәр көнне 52 бала туклана. Биредә тәҗрибәле аш-су остасы Сания Фәсыйхова эшли, ул инде ун елдан артык укучыларны тәмле ашлар белән сыйлый.
-Без менюны бер атнага төзеп куябыз,- ди мәктәп директоры Рәзилә Шәрифуллина. -Аны мәктәп яны участогында үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчә исәбенә дә баетабыз. Бакчада былтыр да суган, кишер, кәбестә, кыяр, помидор, аш чөгендере үстердек. Алардан салатлар ясыйбыз, консервалыйбыз. Узган елны чиябез бик күп булды. Аны суыткычларда туңдырган идек. Хәзер балаларга чия компоты да ясап бирәбез. Дөрес, бәрәңге үстермибез, аны ата-аналар чиратлашып китерәләр. Ата-аналардан ай саен 100әр сум акча җыябыз. Ашханәбездә балаларны ашату өчен бөтен шартлар да тудырылган. Салкын су, кайнар су, канализация, суыткычлар - бар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X