Лашман мәктәбендә әфганчылар белән очраштылар
Лашман урта мәктәбендә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 25 еллыгына багышланган кичә узды.
Чарада Әфган сугышы ветераннары Ринат Мөхиббуллин, Әхәт Габдуллин, Рафик Гыйльманов һәм Гайсә Билалов та катнаштылар. Алар сугыш хатирәләре, сугышчан дуслары турында истәлекләр белән уртаклаштылар, Әфганстан халкы, аларның тормыш-көнкүрешләре турында сөйләделәр.
Кичәнең икенче өлешендә "Ягез әле, егетләр!" дип исемләнгән...