Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә балаларга мәктәп сумкалары бүләк иттеләр

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында район үзәгендә үткән бәйрәм чарасында районыбызның 140 мәктәп укучысына уку кирәк-яраклары тутырылган мәктәп сумкалары тапшырдылар.

Авыр тормыш хәлендә калган яки күп балалы гаиләләр өчен бу бик вакытлы, урынлы булышу. Игелеклелек акциясенә эшмәкәр якташларыбыз, нефтьчеләр, депутатлар кушылган. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин аларның барысына рәхмәт сүзләрен ирештерде һәм үзе дә сабыйларга бүләкләр тапшырды.

Чирмешәннән быел беренче сыйныфка барачак Андрей Мартенс әлеге чарадан аркага аса торган өр-яңа сумка-ранец алып кайтып китте. Пластилин, дәфтәрләр, ручкалар, төсле карандашлар, тагын әллә ниләр бар аның эчендә.

-Андрей – безнең оныгыбыз. Әнисе юл һәлакәтеннән соң больницада дәвалана. Безгә шулай мәктәпкә җыенырга ярдәм итүчеләргә бик зур рәхмәт, - диләр Наталья һәм Алексей Гордеевлар.

Ә Гөлнәзирә Кабанованың кызы Ангелина өченче сыйныфта укыячак.

-Баланы мәктәпкә җыярга күп кирәк бит. Әле киендерәсе дә бар. Рәхмәт инде, безгә өч ел рәттән шулай булышалар, - дип шатлыгын уртаклашты Ангелинаның әни .

Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясен кушылган, иганәчелек иткән якташларыбызның кайберләре: “Шушмаойл” компаниясе генераль директоры урынбасары Җәлил Мөхәммәтшин, Түбән Камадан кайткан, тумышы белән Кармыш егете Фәгыйль Гатиятов бәйрәмдә катнашып, балаларга алып килгән бүләкләрен сәхнәдә үзләре тапшырдылар.

Яшьләр мәйданчыгындагы бу чара, гомумән, зур, колачлы бәйрәм рәвешендә узды, чыгышлар, концерт, уеннар да булды, күргәзмәләр оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев