Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“ЧИРМЕШӘНАГРО” арпа да суктыра башлады

Иртә чәчкәч, вакытында гербицидлар сиптергәч, басулар чиста, бөртек өлгергән, комбайннар җитештерүчән эшли.

Бу хуҗалыкта тиешле мәйданнарның 31 процент өлешеннән, ягъни 762 гектардан уңыш җыеп та алынган. Бу хуҗалыкта һәр гектар уртача 29 центнер уңыш бирә. “БИО АГРО”да узган бер көндә 380 гектарны буйсындырганнар. Комбайннар тиешле мәйданнарның 40 проөент өлешендә үк эшне бетергәннәр. Монда да басулар чүпсез.

Тулаем район буенча, бөртекле-кузаклылар 4893 гектардан (16 процент) җыелган. Узган бер көндә 932 гектарда комбайннар узган. Уракны оештыру буенча координацияләү штабында билгеләп үтелгәнчә, урак темпын көчәйтү,уҗым культураларын гына түгел, арпаны да тизрәк җыеп алу мөһим. Яңгырлар башланса эшкә комачаулык килергә мөмкин. Әле бит, җирләрне эшкәртеп, арыш һәм уҗым бодаен да чәчәсе бар. Шунлыктан явым-төшемне дә күпсенү урынсыз,туфракта дым аз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев