Бүген зур һәм кечкенә юлларда да рәхәтләнеп йөрерлек түгел, кар эрү белән чокырлар нык күбәйде. Транспортыңны жәлләп, кайсы яктан үтәргә дә аптырый торган.
Туймәткә, Лашманга, Әккәрәйгә, Яңа Элмәлегә, Югары Кәминкәгә, башка кайбер авылларга алып керүче юллар аеруча нык ватылган. Район үзәгендәге урам юллары да чокыр-чакырлы.
-Быел район юлларын норматив хәлгә...
Бүген зур һәм кечкенә юлларда да рәхәтләнеп йөрерлек түгел, кар эрү белән чокырлар нык күбәйде. Транспортыңны жәлләп, кайсы яктан үтәргә дә аптырый торган.
Туймәткә, Лашманга, Әккәрәйгә, Яңа Элмәлегә, Югары Кәминкәгә, башка кайбер авылларга алып керүче юллар аеруча нык ватылган. Район үзәгендәге урам юллары да чокыр-чакырлы.
-Быел район юлларын норматив хәлгә китерү өчен муниципаль юл фондыннан 13 миллион 900 мең сум акча бирү каралган,- ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Әкъдәс Шакиров. - Республика бюджетыннан өстәмә рәвештә 20 миллион сум акча (10 миллионы район үзәге өчен, 10 миллионы авылларга) бүленәчәк. "Татнефть" идарәсе Күтәмә юлларын төзекләндерү өчен 9 миллион 200 мең сум акча бирергә планлаштырган.
Болардан тыш, "Татавтодорның" район участогы да региональ әһәмиятле гомуми файдалану юлларын төзекләндерүгә һәм чокырларны ямауга 20 миллион сумга якын акча тотачак.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә 15 апрельдән 14 майга кадәр автомобиль юлларында транспорт хәрәкәте чикләнә. Авыл җирлекләре карары белән, муниципаль юлларда транспорт хәрәкәте 20 марттан үк чикләнде.
Бу чорда җәмәгать транспортына һәм коммуналь хезмәтләр башкаручы автомобильләргә йөрү рөхсәт ителә. Ләкин йөкнең авырлыгы тиешле нормадан артмаска тиеш.
Нет комментариев