Мошенниклар Чирмешән районы кешесенең 96 мең сум акчасын урлаганнар
Кеше һәм закон

Мошенниклар Чирмешән районы кешесенең 96 мең сум акчасын урлаганнар

23нән 30 июльгә кадәр район полиция бүлекчәсенә 30 гариза һәм хәбәр кабул ителгән.

Бер атна дәвамында участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр тарафыннан 21 административ беркетмә төзелгән. Район юлларында юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 52 очрагы ачыклаганнар.

Билгесез кеше, Мордва Афонькәсе авылындагы крестьян-фермер хуҗалыгының складына кереп, аннан 10 мең 500 сумлык әйберләр урлаган. Бу эш буенча җинаять эше кузгатканнар.

Мошенниклар Чирмешәндә яшәүче берәүнең банк картасыннан, алдау юлы белән, 96 мең сум акчасын урлаганнар. Бу факт буенча да җинаять эшен тикшерү бара.

Иске Үтәмеш авылында бер йорттан ике велосипед “юкка чыккан”, берсен тапканнар да.

Керкәле кешесенең 8 мең сумлык яңа кесә телефонын урлаулары турында да гариза кергән. Бу эш буенча тикшерү дәвам итә.

фото: архив

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев