Иске Кади кешесе кредит компаниясеннән алган акчаны кайтарырга ашыкмый
Кеше һәм закон

Иске Кади кешесе кредит компаниясеннән алган акчаны кайтарырга ашыкмый

31 марттан 6 апрельгә кадәр район полиция бүлегенең кизү частенда 33 хәбәр кабул ителгән.

Полициянең участок уполномоченныйлары өч административ беркетмә төзегәннәр. Бу чорда бер җинаять эше кузгатканнар.

Атна дәвамында район юлларында юл-транспорт вакыйгалары теркәлмәгән. Гомумән, юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 46 очрагы теркәлгән.

Лашман кешесе, исерек хәлдә тавыш куптарган, кул күтәргән һәм үтерү белән янаган ир-егетне җаваплылыкка тартуны сорый.

Иске Кадида яшәүче якташыбызга карата да җинаять эше кузгатуны сорап материал кергән. Ул кредит компаниясеннән акча алган, ә хәзер бурычын кайтарасы килми.

Тагын бер якташыбыз – чирмешәнле полиция бүлегенә 6 мең сум акчасын урлаулары турында хәбәр иткән. Бу эшләр буенча тикшерү бара.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.


Нет комментариев