Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өч машина йөртүчене ачыклаганнар

30 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр район полиция бүлекчәсендә 46 хәбәр теркәлгән.

01 2019 елның соңгы атнасында һәм яңа елның беренче декадасында янгын сүндерүчеләргә ут бәла-казалары белән бәйле хәбәрләр булмаган. Дөрес, коткаручыларга юл-транспорт һәлакәте булган урынга барырга туры килгән. Бу хакта 135 нче Чирмешән янгын сүндерү часте һәм ПЧ-73нең Күтәмәдәге аерым посты диспетчерлыкларыннан белештек.

02 30 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр район полиция бүлекчәсендә 46 хәбәр теркәлгән.

Бүлекчә штабы Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре районда бәла-казасыз үтте, дип хәбәр итә.

Полициянең участок уполномоченныйлары 2 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында матди зыян белән биш юл-транспорт һәлакәте булган – икесендә имгәнүчеләр бар. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 120 очрагы ачыкланган, өч машина йөртүчегә транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен җавап бирергә туры киләчәк.

Бер урлау очрагы теркәлгән – караклар Чирмешән кешесенең КамАЗ автомашиналарындагы ике аккумуляторга кызыкканнар, матди зыян күләме – 20 мең сум. Район үзәгендәге “Квартал” кибетенә кереп, исерек хәлдә тавыш чыгарган бер ир-атны җаваплылыкка тартачаклар.

03 Узган ял көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәте белгечләрен 38 тапкыр чакыртканнар. Өч кеше көнкүрештә имгәнү алган, ОРВИ белән авыруның 7 очрагы ачыкланган, берәү үз-үзенә кул салырга маташкан.

Яңа елның беренче атнасында 4 инсульт очрагы булган.

04 1-13 гыйнварда район газ хезмәте белгечләре 48 заявка үтәгәннәр. Слесарьларны  газ исе килү, газ плитәләрен көйләү, төзәтү уңаеннан чакыртканнар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев