Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Түбән Чегодай авылында мәдрәсә булачак

Түбән Чегодай авылы мәчетенә янкорма итеп мәдрәсә бинасы төзи башлаганнар.

Әлегә аның стеналарын күтәреп, түбәсен япканнар. Тәрәзәләр һәм ишеккә дә заказ биргәннәр. Аларны шушы көннәрдә китереп урнаштырырга тиешләр.

- Эшне халыктан җыелган акчага башкарабыз. Рәхмәт, авылдашлар, читтә яшәүче кардәшләр дә булышалар. Аеруча Фәрит Гыйниятуллинга, Илшат Гозәеровка рәхмәтлебез, алар шактый суммалар бүлеп бирделәр, - ди эшне башлап йөрүче Ринат Әбделгалимов. – Түбә ябу, стеналар күтәрүгә авыл егетләреннән торган бригаданы ялладык. Әле тагын эшлисе эшләр байтак: җылыту миче алып куясы, эчтә идән, түбәләрне, стеналарны ясыйсы бар. Авылдашлар шулай ук актив булып, аларның сәдакаларына башкарып чыгарбыз дибез. Гомумән, безнең авыл халкы бик бердәм. Күмәк көч белән җыелган акчаларга зиратта кирәк-яраклар саклау өчен бина төзеп куйдык, өмәләрдә дә бергәләп җыелышып эшлибез.

Янкормада мәдрәсә ясамакчылар. Шулай ук корбан ашлары, мәҗлесләр, балалар өчен лагерьлар да шунда үткәрелер дип ниятләнә.

Сүз уңаеннан. Түбән Чегодай авылы мәчете ачылуга быел 30 ел булган. Аны төзегәндә дә халык нык ярдәм иткән.

Фото: Ринат Әбделгалимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев