Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндә Азан әйтүчеләр бәйгесендә 6 яшьлек бала да катнашкан

Район үзәгендәге Мөшбикә мәчетендә икенче ел рәттән узган Азан әйтүчеләр бәйгесендә 27 кеше өч төркемдә көч сынашкан.

Өлкәннәр төркемендә  Якты Тау мәчетенең 79 яшьлек имамы Рәшит абый Гәләүтдинов та үзен сынап караган.

Иң яшь катнашучы - Бәркәтәдән 6 яшьлек Ислам Сафиуллин азан әйтүдә икенче урынга чыккан. Бу төркемдә  Югары Чегодай авылыннан 7 яшьлек Ильяс Мөхәммәтшин беренчелекне яуласа, Якты Таудан Ришат Сафин - өченче.

Олылар төркемендә  Утыз Имәннән Хасиятулла Фатыйхов беренче урынны алган, Түбән Кәминкәдән Рауф Мостафин һәм Югары Кәминкәдән Минәхсән Ризванов – икенче һәм өченче урыннарда.

Урта яшьтәгеләр арасында азанны дөрес һәм сәнгатьле итеп укыган имам - Кара Чишмәдән Рөстәм Вәлиев җиңүче дип танылган. Әмирдән Фәнил Камалов һәм Елховойдан Наил Гыйльманов - икенче һәм өченче урын ияләре.

Барлык җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырганнар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев