Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“Әкият” балалар бакчасының яшь белгече – ел тәрбиячесе

Чирмешәннең “Әкият” балалар бакчасыннан музыка җитәкчесе Илзирә Кәримова - “Ел тәрбиячесе” республика бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе.

Бәйгедә район балалар бакчаларыннан 9 тәрбияче катнашты. Һөнәри осталыкларын сынап караучылар, дүрт зонага бүленеп, сайлап алу турында жюри әгъзалары игътибарына ачык дәресләр күрсәтте.

- Быел конкурсантларның осталыклары нык арткан. Катнашучылар көчле, җентекләп әзерләнгәннәр, - ди район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем методисты Диләрә Мәгъсумова. - Быел без җиңүчеләрне генә түгел, лауреатларны да аерым билгеләдек.

Район үзәгенең “Ландыш” балалар бакчасында үткән муниципаль этапта тәрбиячеләр үзләре турында “Минем педагогик табышым” дип аталган презентацияләр һәм мастер-класслар күрсәттеләр.

Югары Чегодай авылы кызы Илзирә Кәримова Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллиятен тәмамлап, бу уку елында районга кайта һәм “Әкият” балалар бакчасына музыка җитәкчесе булып эшкә урнаша.

- Кечкенәдән үк балалар белән эшләргә яраттым, өстәвенә гаиләмдә дә укытучылар: әнием Югары Чегодайда башлангыч сыйныфларда белем бирә, укытучы туганнарым да бар, ди яшь белгеч. – Мәктәптә укыганда, музыка белән мавыгып китеп, район үзәгендәге сәнгать мәктәбендә дә белем алдым. Әлеге ике хыялымны берләштереп шул һөнәрне сайладым. Үз эшеңне яраткач, бәйгедә катнашу да авыр булмады.

Бик үткен кыз, балалар белән уртак тел таба белә, дип билгеләделәр җиңүчене жюри әгъзалары.

Валентина Насырова Чирмешәннең “Каенкай” балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшли башлаган. Соңрак читтән торып югары белем ала һәм инде өч елдан бирле хезмәт юлын тәрбияче сыйфатында дәвам итә.

- Көндәшләрем барысы да - көчлеләр. Мондый бәйгедә беренче генә катнашуым булганга бераз дулкынлану хисе комачаулады, - ди Валентина Николаевна. Ул әлеге бәйгедә икенче урын алган.

Район үзәгенең “Ромашка” балалар бакчасының физик тәрбия инструкторы Сөмбел Байкеева өченче урында. Шешминка авылыннан Светлана Гладкова, Яңа Элмәледән Ольга Кириллова һәм Чирмешәннең “Ландыш” балалар бакчасыннан Лилия Шәйдуллина – бәйгенең лауреатлары.

Беренче өч урынга чыгучылар һәм лауреатлар грамоталар һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнде. Калган катнашучылар шулай ук сертификат һәм бүләк ияләре.

Илзирә Кәримова белән Валентина Насыйрова район данын бәйгенең зона этабында яклаячак. Ул тиздән шулай ук безнең районда, “Ромашка” балалар бакчасы базасында узачак.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев