Чирмешән кызы – республика бәйгесендә җиңүче
Азалия Мусина Казанда үткән тантанадан 1 нче дәрәҗә диплом һәм бүләк белән кайткан.
Якташыбыз - Чирмешән лицееның 10 нчы сыйныф укучысы, “Лесовичок” мәктәп урманчылыгы активисты Татарстан Республикасы әйләнә-тирә мохитне саклау министрлыгы төзелүнең 30 еллыгына багышланган республика экология темасына рәсемнәр конкурсында 9 – 11 сыйныфлар укучылары арасында җиңүче булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев