Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бу кызыклы

«Зур яңалык ачты бер танышым...»

Җырчы, алып баручы Динә Латыйпованың каләм тибрәтүе, хәтта китап чыгаруы да күпләргә билгеле. Чираттагы иҗат җимеше белән җор телле, зирәк Динә ханым социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашкан.

Шигырь – балалары буй җитеп, картлыкка таба бара торган олы яшьтәгеләрнең күңел халәтен ачып бирә төсле...

«Зур яңалык ачты бер танышым:

– Картайгансың, – диде үземә. –

Кая китте синең унсигезең?

Сырлар төшкән битең, йөзеңә.

Чәчләреңдә чал бөртекләр уйный,

Уйчанланып калган үзең дә!

Картайгансың, кызый, олыгайган,

Кара инде, әби булгансың.

Аягыңа кигән үкчәләрне

Әллә инде салып куйгансың...

Картайгансың, кызый.

Олыгайган...

– Шөкер! – дидем, – гомер чаба тора.

Ярсу атым һаман җигелгән.

Тормыш арбасының итәгендә

Күпме гомер шаулап үтелгән.

Сабый чагым, дәртле гашыйк чорлар,

Туй гөрләткән, бала үстергән.

Сынавы да булган, рәхәте дә,

Ат урынына

Кайчагында үзем җигелгән.

Көмеш чаллар – еллар байлыгы ул,

Тирән сырлар – гомер сукмагым.

Авыр булсалар да урау юллар,

Кеше сукмагыннан узмадым.

Заманалар үзгәрде бит хәзер.

Биек үкчә чыкты модадан.

Мин яшь әле, диеп әйтер өчен

Йөриммени инде шортыдан?

Картаймадым, дустым, акылландым,

Тормыш арбам – хәзер бер тәхет.

Картаерга язсын саулык белән,

Олыгаю м үзе бер бәхет!

Картаймадым, кызый, мин яшь әле.

Унҗидедә тибә йөрәгем.

Һәрбер яшьнең үз бизәге була.

Картлыкта да булсын кирәгем!»

Шигырьне укучы виртуаль дуслары Динә ханымга түбәндәге эчтәлектәге комментарийлар калдырган:

«Картайгансың», – дип әйткән танышыгызга рәхмәт. Нинди матур шигырь язылмыйча калыр иде. Бик дөрес һәм матур фикер»;

«Безнең яшьтәгеләр өчен бик мәгънәле, дөрес шигырь булган бу. Мин көзгегә карыйм да, Аллага шөкер, үземнең картлыгымны да каршы алдым, дип юатам үземне...»;

«Дөрес сүзләр, тапкыр җавап»;

«Матур язылган, бер йотым су кебек укыла»;:

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/dina-latyipova-zur-yanalyk-acty-ber-tanysym-5859823

фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шулай матур итеп картая белү үзе зур бәхет бит ул.Киләчәктә дә исәнлек-саулык белән "картаерга"язсын.Мондый бәхет һәркемгә дә татымый.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Искиткеч матур, күңелгә бик якын, безнең бувынга туры килгән, заманча шигырь. Кабат-кабат укыдым һәм күчереп яздым үземнең көндәлек дәфтәренә. Рәхмәт сезгә, тагы да яңа шигырьләр көтеп калабыз, иҗади уңышлар, сәламәтлек сезгә!