Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Чирмешәндә арзан карабодайны тиз алып бетергәннәр

Без бу хакта язган идек

55 ел элек

“Новый путь” колхозыннан Иван Михайлович Журавлев (Лагерка авылы) хәзерге ГАЗ-93 автомашинасына 3 ел элек утырды. Быелгы урак вакытында ул комбайннардан ындыр табагына 12100 центнер бөртек ташыды һәм колхоз шоферлары арасында беренче урын алды.

“Ленин юлында” – 2 ноябрь, 1968 ел.

Районның трактор паркы ел саен байый. Әле күптән түгел генә 6 данә МТЗ-52 һәм МТЗ-50 тракторлары кайтты. Алар “Красный Октябрь”,  XXII партсъезд исемендәге, “Прожектор”, “Победа”, Чапаев  исемендәге колхозларга бирелде. Тиздән яңа комбайннар кайтырга тиеш.

“Ленин юлында” – 20 ноябрь, 1968 ел.

Ленин исемендәге колхоздан Николай Илюшкин (Күтәмә авылы) яшелчәчеләр бригадасын узган елларда да җитәкләде. Ул кәбестәдән, помидор һәм суганнан мул уңыш алды. Быелгы уңыш тагын да яхшырак.

“Ленин юлында” – 22 ноябрь, 1968 ел.

50 ел элек

Туймәттән Фаил Мортазин тырыш механизатор-коммунист. Армиядә өлкән сержант Мортазин танк экипажы белән командалык иткән.

“Ленин юлында” – 16 ноябрь, 1973 ел.

Район хуҗалыкларында сугару җирләре арта, басулар янәшәсендәге инеш, елгаларда кечкенә платиналар төзелә.

“Ленин юлында” – 21 ноябрь, 1973 ел.

Фатыйма Хөснетдиновага – Октябрь Революциясе ордены, “Октябрьнең 50 еллыгы” колхозы рәисе Тәүфыйк Билаловка – Хезмәт Кызыл Байрагы, “Татарстан” колхозы терлекчесе Салих Мәссаровка – Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, “Алга” колхозы рәисе Радик Фәсхетдиновка – “Почет билгесе” ордены, Киров исемендәге колхоз хезмәтчәне Гөлсем Галләмовага Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Орджоникидзе исемендәге колхоз терлекчесе Әбүбәкер Шагалиевка “Почет билгесе” ордены тапшырылды.

“Ленин юлында” – 30 ноябрь, 1973 ел.

45 ел элек

Әмирнең шикәр чөгендере кабул итү пунктында “таулар”, кагатлар хасил булды. Аларга карап районыбыз игенчеләренең хезмәтенә тирән соклану уяна.

“Ленин юлында” – 3 ноябрь, 1978 ел.

Районда 21 авыл культура йорты, 5 клуб бар. Аларда 26 үзешчән сәнгать түгәрәге эшли. Культура учакларына 50дән күбрәк кеше хезмәт күрсәтә.

“Ленин юлында” – 6 ноябрь, 1978 ел.

40 ел элек

17 ноябрьдә район үзәгенең үзәк котельныенда өч казан газ белән эшли башлады. Бер көн элек район үзәк больницасы котельные газ челтәренә тоташтырылган иде. Ерсубайкинодан Чирмешәнгә кадәр тартылган газүткәргечләрнең озынлыгы 41 километр, ә Чирмешәннең үзәгенә 4 километр.

“Ленин юлында” – 18 ноябрь, 1983 ел.

35 ел элек

Ел башыннан Чирмешән кирпеч заводында 3,5 миллион данәгә якын кирпеч сугылды.

“Ленин юлында” – 6 ноябрь, 1988 ел.

Оештыру авырлыкларына карамастан, районыбызда кооперативлар ачыла. Чирмешәндә, мәсәлән, лимонад ясау шундыйларның берсенә тапшырылды. Коллектив биш кешедән тора.

“Ленин юлында” – 21 ноябрь, 1988 ел.

Чирмешән май-сыр заводы 14 ноябрьгә 540 тонна сыр ясап, еллык планны вакытыннан алда үтәде.

“Ленин юлында” – 23 ноябрь, 1988 ел.

Ворошилов исемендәге колхоз механизаторы Владимир Гаврилович Сиротин С-100 маркалы тракторда Девичья Поляна һәм Сосновка авылларына алып бара торган юл полотносын күтәрүдә аеруча тырышып эшли.

“Ленин юлында” – 23 ноябрь, 1988 ел.

Соңгы өч елда районда 3 мәктәп, 6 балалар бакчасы һәм яслесы, 13 медицина профилакториясе, 390 квартира (йорт) салынды.

“Ленин юлында” – 25 ноябрь, 1988 ел.

30 ел элек

Чирмешән кибетләрендә күптән түгел килограммы 250 сумга карабодай ярмасы күргәч, читтән килгән кайберәүләрнең исе китте: бигрәк юнь. Шуңа да ярманы бик тиз алып бетерделәр.

“Ленин юлында” – 3 ноябрь, 1993 ел.

Яңа Кадида кече пекарня эшли. Әлегә анда 2 хатын-кыз хезмәт куя, алар һәр көнне авылдашларына дистәләрчә күмәч сала.

“Ленин юлында” – 3 ноябрь, 1993 ел.

Чирмешәндәге ягулык салу станциясендә җәй буе ягулыкка кытлык булмады, әмма бүген станциядә бензин запаслары юк дәрәҗәсендә, шуңа күрә аны чикле күләмдә җибәрәләр.

“Ленин юлында” – 6 ноябрь, 1993 ел.

Кама елгасыннан паром кичүе аша йөрүче Чирмешән-Казан маршрутында автобус сезоны төгәлләнде. Аның каравы самолет оча башлады. Тагын бер хәбәр: иртәгә паром кичүе дә ябыла.

“Ленин юлында” – 17 ноябрь, 1993 ел.

Марат Гомәров күзәтү ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев