«Бианамны улыннан ничек сакларга?»
«Мин, ичмасам, аерылдым. Ә ул һаман интегеп яши».
Ирем белән ун ел яшәгәннән соң аерылыштык. Ул кадәр вакыт та түзмәс идем, бианам бик яхшы кеше, аның үгетенә ризалашып яшәдем. Шул ун елның, ичмасам, бер елын айнык булдымы икән ул? Юньләп беркайда эшләмәде, эчте, кайтып кыйнады. Без улым һәм бианам белән күршеләрдә качып кала идек аннан. Баламны бу коточкыч тормыштан саклар өчен аерылдым.
Ир алимент түләргә уйламады да, мин сорамадым да, котылганыма шөкер иттем.
Бианам һәр бәйрәмгә оныгына бүләк эшләргә тырышты. Улыннан кыйналса да, аның белән яшәвен дәвам итә. Нишләргә, иптәшләр? Бианамны әнием кебек күрәм. Бик кызганам аны".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев