Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Берәүнең югалган акчаларын Чирмешән универмагы мөдире табып биргән

Без бу хакта язган идек

55 ел элек

Яңа уку елында Түбән Кәминкә сигезьеллык мәктәбенә 299 бала укый.

“Ленин юлында” – 4 сентябрь, 1968 ел.

Киров исемендәге колхозның тәҗрибәле шоферы Кадыйр Гайнуллин, 20 еллап бу эшендә эшләп, мондый бөртеклеләр уңышын күрмәгән. Көн-төн эшләгән, ул комбайн астыннан ындыр табагына тәүлегенә 15-18 рейс ясады.

“Ленин юлында” – 11 сентябрь, 1968 ел.

“Новый путь” колхозының басуда эшләүче механизаторлар үзләрен тәмле ашлар белән сыйлаучы Мария Фроловага һәм Ксения Лукьяновага бик рәхмәтле.

“Ленин юлында” – 14 сентябрь, 1968 ел.

Ватан амбарларына 57 мең тонна Чирмешән икмәге салынган. Бу узган елгыдан 26 мең тоннага күбрәк.

“Ленин юлында” – 18 сентябрь, 1968 ел.

Район үзәгендә акчаларымны югалткан идем. Район газетасыннан “Табылдыклар өстәле”ндәге игъланнан аларның табылуын укыдым. Чирмешән универмагы мөдире Татьяна Козловага бик зур рәхмәт.

(Редакциягә килгән хаттан).

“Ленин юлында” – 20 сентябрь, 1968 ел.

Иске Кадида таштан төзелгән типовой яңа кибет бинасы файдалануга тапшырылды.

“Ленин юлында” – 20 сентябрь, 1968 ел.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев