Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Укыганың – үзең өчен

Быел район мәктәпләрен 177 укучының сигезесе бердәм дәүләт имтиханнарында аерым фәннәр буенча 90 һәм югарырак балл җыйган. 2нче Чирмешән мәктәбен тәмамлаган Гөлинә Мусина биологиядән 96 баллга ия. Кадет мәктәбендә белем алган Эдуард Миронов рус теленнән - 95, тарихтан - 93, Чирмешән лицее укучысы Эльвина Гыйрфанова һәм Лашманнан Алия Закирова рус...

Быел район мәктәпләрен 177 укучының сигезесе бердәм дәүләт имтиханнарында аерым фәннәр буенча 90 һәм югарырак балл җыйган.


2нче Чирмешән мәктәбен тәмамлаган Гөлинә Мусина биологиядән 96 баллга ия. Кадет мәктәбендә белем алган Эдуард Миронов рус теленнән - 95, тарихтан - 93, Чирмешән лицее укучысы Эльвина Гыйрфанова һәм Лашманнан Алия Закирова рус теленнән 92 балл җыйганнар. Лицейны тәмамлаган Татьяна Фролова, Гүзәл Юнысова һәм 1нче Чирмешән мәктәбендә белем алган Алена Сафиуллина бу фәннән 90 баллы.

Имтиханнарда югары күрсәткечләргә ирешкән әлеге якташларыбызның барысы да югары уку йортларында белем алачак. Мәсәлән, Эдуард Миронов Мәскәүдә Россия Халыклар Дуслыгы университетының юридик факультетында һөнәр үзләштерәчәк. Гөлинә Мусина медицина университетын сайлаган. Эльвина Гыйрфанова, Алия Закирова, Алена Сафиуллина,Татьяна Фролова Казан Федераль университетында укырга теләк белдергәннәр. Гүзәл Юнысова документларын Яр Чаллы Педагогика институтына тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined