Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әмирнең иң олы әбисенә 90 яшь тулды

Әмирнең иң өлкән әбисенә Россия Президенты һәм район башлыгы да котлау юллаганнар.

Минзифа Галимовага Владимир Путинның һәм Фердинат Дәүләтшинның тәбрикләү хатларын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Шәмсетдинов җиткерде, бүләкләр тапшырды.

Туймәтнең зифа кызы Минзифаны Әмирнең үткен егете Шакир абзый Галимов 1956 елда алып кайта.

-Сорап-нитеп тормадылар, кич белән ат арбасына утырттылар да күрше авылга юнәлдек. Ябышып чыктым була инде, - ди Минзифа Вәлиәхмәт кызы. –Биш бала үстердек. Тормышым яхшы, зарланмыйм. Ирем генә 28 ел элек вафат булды. Бер улым да җир куенында.

Ул унике яшендә үк фермага эшкә төшә.

Алдынгы буларак, нибары 14-15 яшьлек Туймәт кызын Казанга, зур җыелышка алып барганнар. Алай гынамы, күлмәклек бик матур ситса материал да бүләк итәләр. Бер абзый килеп сорагач, ул ситсаны чәйнеккә алыштырган. Кайткач кына беләләр, чәйнек затлы, әмма электрдан эшли, ә ул вакытта авылда электр юк.

Инде 66 ел Әмирдә яшәүче Минзифа апаның уңганлыгына бөтен авыл халкының исе китә. Алар өендә электән, хәзер дә идеаль чисталык. Аяк астында, күз алдында бер артык әйбер күрмисең. Аш-су пешерү осталыгы да мактаулы.

-Барын да үзебез эшләдек, кемгәдер ялынмадык, - ди ул. Сүз уңаеннан. Авылдашыбыз озак еллар колхозда терлекчелек тармагында хезмәт куя, рәт эшенә дә йөри. Дистәгә якын медале бар.

 

-Безнең өчен әни гел яхшы булды, - ди кызы Фәүзия, юбилейга кайткач. –Иртән торган җиргә ничек тәмле ризыклар пешереп өлгергән генәдер. Әле дә каршы алып, озатып тора, күрә, ишетә, киңәшен бирә. Аңа исәнлек телибез.

-Кадерле әбигә бүләкне озак сайламадык, саннары яхшы күренә торган сәгать алдык, -  диде кияве Дамир Дәүләтшин.

Минзифа Вәлиәхмәт кызының олы юбилеена төп йортта яшәүче улы Винер, килене Зөлфия мул табын көйләгәннәр. Бәйрәмгә кара-каршы торучы күршеләрен дә чакырып сыйладылар.

-Сүзгә килешмәдек, гомер буе аңлашып, ярдәмләшеп, бик яхшы яшәдек, - диде инде үзе дә тугызынчы дистәне ваклаучы күршесе Шакир Гомәров.

 

-Рәфкатем генә 38 яшендә үк үлеп китте, аны югалтуны һаман авыр кичерәм, - ди Минзифа апа. –Инде әллә ничә бәет тә яздым, мәрхүмне искә төшермәгән көнем юк.

Юбилярның бер кызы – Мәдинә инде күптән Кырымда яши. Соңгы вакытта ул якларда бигүк тыныч түгел, әни кеше моңа бик борчыла. Шөкер, Мәдинәләрнең тормышлары көйле, кайгырырга сәбәп юк.

Ветеранны еш кына балалары Лениногорскига яки Чирмешәнгә дә “утырмага”, кунакка алып китәләр. Әмма анда озак тормый, тизрәк 66 ел гомере үткән Әмиренә кайтырга ашыга.

Олылар элеккеге белән хәзергене еш чагыштыра. Чабата киеп йөргән вакытлар бер дә онытылмый, диләр. Һаман яшьлегендәге хәлләр инде, Туймәткә МТСтан ярдәмгә җибәрелгән яшь тракторчы кызлар Минзифа апаларда урнашалар. Эшләре тузанлы, тик юынырга шарт юк, мунча ягарга ярамый, көннәр кызу, янгын чыгу ихтималы зур, шуңа күрә авыл Советыннан килеп, мунча ишеген салдыралар да, аны көзге якта гына бирәләр. Алай да, ут куеп, ишегенә паласмы, одеялмы каплап, мунчаларын кызлар юынырлык иткәннәр.

Булган инде 90 ел эчендә, әллә нәрсәләр булган.

...Намаз вакыты җитте. Минзифа әби бүген дә тормышка шөкрана кылып, Аллаһыга рәхмәтен ирештереп, үзен олылаган һәркемгә саулык, бәхет теләп дога кылды. Аяклары авыртып торса да, кар эреп, көннәр җылыткач, урам якка чыгып утырырга, саф һава суларга хыяллана ул, бирсен Ходай.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев