Безнең якташлар

Медаль иясен тапты

Чираттагы планеркада муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин Россия саклану министры исеменнән якташыбыз Анатолий Фоминга "Минадан арындыру өчен" медале тапшырды. Якташыбыз бу бүләккә Ерак Көнчыгыш хәрби округында (Биробиджан) 2010 елда хәрби хезмәттә шартлау куркынычы булган предметларны табу һәм зарарсызландыру буенча бурычларны үтәгәндә күрсәткән фидакарьлеге һәм батырлыгы өчен лаек булган. Бүгенге көндә...

Чираттагы планеркада муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин Россия саклану министры исеменнән якташыбыз Анатолий Фоминга "Минадан арындыру өчен" медале тапшырды.


Якташыбыз бу бүләккә Ерак Көнчыгыш хәрби округында (Биробиджан) 2010 елда хәрби хезмәттә шартлау куркынычы булган предметларны табу һәм зарарсызландыру буенча бурычларны үтәгәндә күрсәткән фидакарьлеге һәм батырлыгы өчен лаек булган.

Бүгенге көндә Анатолий Фомин Яңа Элмәледә яши, нефтьче булып эшли.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


“Минадан арындыру өчен” медале Яңа Элмәле

Нет комментариев