Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Латыйповлар Татарстан гаиләләре фестивалендә Чирмешән районы данын якладылар

Казанда узган Татарстан гаиләләре фестиваленең өченче этабында Чирмешән данын Зилә һәм Альберт Латыйповлар гаиләсе яклады.

Әлеге чарада уңышлы чыгыш ясап, алар өч төрле номинациядә Дипломнар белән бүләкләнгәннәр. Латыйповлар гаиләсе “Уңыш баскычлары” номинациясендә лауреат Дипломына ия булганнар. Моннан тыш гаилә башлыгы Альберт - “Әти капиталы”, ә аның тормыш иптәше Зилә “Күркәм гаилә тормышы” дип исемләнгән инша язу номинациясендә җиңүче булган.

Республика гаиләләре фестивалендә 31 гаилә коллективы катнашкан.

Альмир Жораев фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев