Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Югары Кәминкәдән 90 яшьлек Минсорур Гыйләҗева кунакларны гөбәдия пешереп каршылады

Югары Кәминкәдә гомер итүче Минсорур Гыйләҗевага 90 яшь тулды.

Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл  Моксинова, социаль яклау бүлеге белгече Ләйсән Хәйдәрова һәм Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Мингали Минһаҗев котлады. Ветеранга район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән котлау сүзләре ирештерделәр, бүләкләр бирделәр.

- Урман, тегермән эше, салам гомер буе үземә булды. Өч бала үстердек. 42 яшемнән тол калдым. Ике ел Үзбәкстан якларында да яшәдек. Әүвәл ирем китте, аннары абзый мине дә, ике бала белән, анда илтеп куйды. Бер палаткада ике гаилә, бер караватта дүрт кеше, яңгыр яуса, астан су ага... Ни генә күрмәдек инде, - дип элеккегеләрне искә ала Минсорур Хәким кызы.

55 ел колхозда хезмәт куйган ул. Сарыклар асрап, йон эрләп, балаларына ел саен оекбашлар бәйләгән.

Аш-суга да оста ул, кунакларны бүген дә гөбәдия, кул пилмәне пешереп каршы алды. Элегрәк бавырсакны да бик уңдырган, заказга да ясаган, балалары кайтканда да еш пешергән. Хәзер дә килүче-китүчене коймак белән каршы ала икән. Бүген үзе генә яши, балалары Чирмешәндә һәм Түбән Камада төпләнгәннәр. Олы яшенә карамастан, әби әле дә тавыклар асрый, биш вакыт намазын калдырмый. Иртән торып скандинав таякларын тотып йөри, шуңа күрәме сәламәтлегенә зарланмый, күз белән колак кына начарайды, ди.

- Әни телгә оста, гадел кеше, авылда аны “прокурор” дип йөртәләр. Шулай да, 41 ел килен булып торып, аның белән сүзгә килгәнебез юк. Аллаһыга шөкер, исәнлеге дә, зиһене дә тулы, - ди килене Фаягөл Гыйләҗева.

Күршеләре дә бик хөрмәт итә Минсорур апаны, 70 елга якын бер-берсе белән дус, тату яшиләр. 

- Өч күрше 25 елга якын ашны да бергә ашадык, өчебезнең дә ирләр юк, бер көнне беребездә, бер көнне икенчебез дә. Күршеләрем әйбәт, берәр эш булса, әйткәнне дә көтеп тормыйлар, булышырга үзләре кереп җитәләр, - дип күршеләрен мактады Минсорур апа.

Туган көн мәҗлесенә алар да чакырулы. Алдагы көннәрдә дә исән-сау, бер-берсенә терәк булып яшәсеннәр. Шундый күршеләр булу – үзе бәхет.

Лилия Зөфәрова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев