Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Югары Кәминкә авылында яшәүче Якуб Таҗиевның карчыгына “тылсымлы” сүзе булган

Югары Кәминкә авылында яшәүче Якуб Таҗиевка 90 яшь тулды. Алла бирсә, тормыш иптәше Мәснүга әбигә ноябрь аенда 88 яшь тулачак, ә киләсе елның март аенда аларның гаилә корып яши башлауларына 67 ел була.

Бүген алар икесе дә таякка таянган, шуңа да карамастан, икесе дә оптимист, көр күңеллеләр.

Бу көннәрдә Таҗиевларның капкалары ябылмый. Юбилярны гомер бәйрәме белән тәбрикләргә балалары, оныклары кайткан, авылдашлары килгән, районнан да бүләкләр китергәннәр.

Якуб Рамазан улы Югары Кәминкә авылында туа. 1941 нче елны беренче сыйныфка укырга керә.

- Авылда 7 нче сыйныфны тәмамлагач, Лашманга юл тоттым, урта мәктәп анда иде. Бардым, директорны таптым. “1 сентябрьдә килерсең. Үзең белән 150 сум акча алып кил”, - диде ул миңа. Әтиләре сугыштан исән кайткан укучылар шулай  түләргә тиеш иде. Ул заманда 150 сум бик зур сумма, андый акча булмагач, мәктәпкә дә бара алмадым, - ди Якуб бабай. – Колхозда эшләдем, тракторчыга укыдым, армиядә хезмәт итеп кайткач, йөртү таныклыгы да алдым. Гомерем буе машина, комбайн йөрттем.

Мәснүгә әбинең әтисен сугыш башланган елны ук фронтка алалар, бер апасын Казанга заводта эшләргә алып китәләр. Шул елны әнисе игезәк кызлар алып кайта. Шулай итеп 6 яшьлек Мәснүгә әнисенең беренче ярдәмчесе, өч сеңелесенә апа булып кала.

 

- Әни эшкә киткәнче, ипине йомшартып чүпрәккә төреп калдыра, игезәкләр елый башласалар, шуны бирәм, - дип сөйли Мәснүга әби. – Укытучы килә, мәктәпкә чакыра, әни җибәрми, чөнки балаларны карарга кирәк, өскә кияргә кием генә дә юк. Шулай да, качып булса да, мәктәпкә барып кайта идем. Бик укыйсым килде.

Сабыйларның гомере генә кыска була. Бер яшен дә тутырмыйча, игезәкләрнең сыңары үлеп китә. Ярты елдан соң икенчесенең дә гомере өзелә.

Мәснүга апа яшьли авылдан чыгып китә. Авырлыклар күп кичәргән. 1956 нчы елны авылга ялга кайта. Яшьләр аулак өйләрдә җыелышып кич утыралар. Берсенә Казаннан кайткан Мәснүга да бара. Гармун каешын җилкәсенә элеп, егетләр белән Якуб килеп керә һәм туп –туры Мәснүгә янына барып утыра.

- Озак сөйләшеп, очрашып йөрмәдек. Үзара килештек тә, мартның буранлы төнендә, җиккән ат белән килеп алып китте, - ди әби.

Шул көннән инде 67 ел гомер узган. Беренче елларны яшь гаилә бәхет эзләп читкә чыгып киткән, төрле төбәкләрдә, төрле шәһәрләрдә яшәгәннәр, хәтта Казахстанга кадәр барып җиткәннәр. 60 нчы елның башында авылга кайтып төпләнгәннәр.

Таҗиевлар биш бала үстерәләр, бүген аларның тугыз оныклары, унике оныкчыклары бар.

- Әти белән әни безнең өчен үрнәк булдылар. Без эшләп үскән балалар. Алтышар тонна суган, өчешәр гектарда чөгендер үстердек, - диде әтисенең юбилеена кайткан кызы Нурсинә. – Алар безгә гел акыллы киңәшләр бирделәр: кешене хөрмәт итәргә, туганлык җепләрен өзмәскә өндәделәр.

 "67 ел бергә бәхетле гомер итүнең сере нәрсәдә?" дигән сорауга алар бертавыштан: "Бер-береңә юл куеп, сабыр итеп, киңәшләшеп яшәүдә", - дип җавап бирделәр.

- Тормыш булгач, төрле чаклар булды, ләкин бабайның бер сүзе бар иде, үзенең гаебен сизсә, ул: “Извини!”, дия иде. Менә шул “извини”е белән, гел гафу итешеп гомер узды безнең, - дип елмая әби.- Бабайга 42 яшь булгандыр, кызыбыз педучилище тәмамлап кайтты. Өйгә кунаклар җыелды, өстәлдә аракы да куйган идек. Менә шул вакытта Якуб торып басты да:” Өйгә кайтып кергән саен 10 күз карап тора, кызым да укытучы булды. Килешми миңа эчеп йөрергә”, - диде дә рюмкасын әйләндереп каплады. Шуннан бу сүзеннән чыкмады.

- Әби көн дә мине эшкә озатты, каршы алды, чиста йөртте, - дип карчыгы сүзенә бабай да кушылды. – Ярату ул бит, “яратам”, дип кенә тору түгел, ул бер-береңә ияләшү, бер-берең белән аңлашып яшәү.

Якуб бабай гармунын кулга сирәк алса да, юбилей алдыннан чыдамаган, яраткан көйләрен уйнаган.

Юбилярны туган көн белән тәбрикләргә районнан да килгәннәр иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл  Мохсинова һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина аңа район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән котлау сүзләре һәм бүләкләр ирештерделәр. Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Мингали Минһаҗев та юбилярны котларга үзе килде.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев