Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән тарихчысы Николай Фролов вафат булды

Гәрчә Чирмешән районында тумаса да, без аны хаклы рәвештә якташ дип саныйбыз. Николай Сергеевич Фролов мондый олылауга бик лаек.

Ул районыбыз тарихын чын-чынлап, җитди өйрәнә башлаган беренче кеше. Үткәндәге бик күп мәгълүматларны эзләп, табып, халыкка җиткерде, әллә ничә китап чыгарды, алар бүген дә бәһасез хәзинә.

Республика күләмендә билгеле мемориаль үзәк тә аның тырышлыгы белән ачылды, анда бик күп тарихи экспонатлар урын  алды, бик күп райондашларыбызның моңа кадәр билгесез язмышы ачыкланды. Тынгысыз, зур гыйлемле, киң эрудицияле белгеч, уникаль кеше иде Николай Сергеевич Фролов. Соңгы елларда кызы һәм кияве торган Америка Кушма Штатларында, Нью-Йоркта яшәде, Чирмешән белән араны өзмәде.

Ерак чит илдә, 81 яшендә гомере өзелгән якташыбызның авыр туфрагы җиңел булсын. Тарихчы Николай Сергеевич Фроловны онытмабыз, аның турында якты истәлек безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев