Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Бәркәтә авылыннан Әлфинур Насретдинованың кыярлары өлгергән

Бәркәтә авылында яшәүче Әлфинур Насретдинованың кыярлары өлгергән, күркә-үрдәкләре бәпкә чыгарган.

Үзең үстергәннең исе дә башка

Якташыбыз без барганда да бакчасында мәш килә иде. Бер теплицада кыярлар, икенчесендә помидорлар, чәчәк үсентеләре урын алган, ул анда хәтта кавын, карбыз да үстерә.

-Хәзер сатып алырга кыяр кибеттә дә бар, тик үзең үстергәннең исе дә башка. Миңа аның ашавыннан бигърәк үстерү процессы ошый, кызык өчен үстерәм, бакчада эшләргә яратам, - ди Әлфинур Рәфыйк кызы. – Узган атнада оныклар кайткач, беренче кыярларны авыз иттек, сабагыннан өзеп алу алар өчен дә кызык.

Уңган бакчачы кыяр орлыкларын апрель башында өйдә утырткан, ә май башында аларны теплицага күчергән.

Кыяр өчен шикәрле чүпрә

-Теплицага чыгаргач алар бик тиз үсеп китә, әллә нинди ашламалар да кертмим. Чәчәкләре коелмасын, бөреләнүне яхшырту өчен бары тик чүпрәле су сибәм, - дип тәҗрибәсе белән уртаклашты Әлфинур апа. – Өч литр суга бер стакан шикәр комы, бер аш кашыгы чүпрә салып ике сәгать тотам. Аннан шушы эремәне, бер чиләк суга бер литр исәбеннән кушып, кыярларга да, помидорларга да сибәм.

Якташыбыз инде ун еллап кыярны теплицада өлгертә. Үсемлекләр үстерү өчен бик уңайлы ике теплицаны да улы Илдар ясап куйган. Әлфинур апа анда кыярның “кураж”, “гоша” сортларын кулай күрә, ә ачык һавага, тозлау өчен “герман” сортын утырта.

Ялгыз гына да барына да өлгерә

Әлфинур апа ялгызы гына яшәсә дә, барына да өлгерә. Абзарында сарыклары, кәҗәсе бар. Дүрт оя күркә-үрдәк бәпкәләрен үзләре утырып чыгара. Ике оядан 21 бәпкә чыккан инде, алар яшел чирәм йолкалар.

-Тагын икесе йомырка өстендә утыра, гадәттә, бер оядан ун бәпкәдән дә аз чыкканы юк, бер елны хәттә 17 чыкканын да хәтерлим, - ди ул. – Күркә-үрдәкләр азыкка талым түгел, бакчада үскән бар нәрсәне дә ашыйлар, көзгә кадәр үстерәм дә, балалар кайткач, бергәләп, өмә оештырып йолкабыз. Ите бик тәмле, барыбыз да яратабыз, түшкәләрен сораучылар да була.

Уңышның сере – балалар ярдәме

68 яшьлек Әлфинур апага бакча эшләрендә, печән әзерләүдә кызлары, улы булыша. Ә көндәлек эшләрне үзе дә булдыра ала. Мотоблогын кабызып, болыннан печән дә чабып кайта ул.

-Яратам мин бакчада яшелчәләр үстерергә, ачык һавада эшләргә, үзе бер ял сыман, - ди хуҗабикә.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев