Чирмешәндә яңартылган балалар үзәк китапханәләрен тантаналы рәвештә ачтылар
Безнең районда

Чирмешәндә яңартылган балалар үзәк китапханәләрен тантаналы рәвештә ачтылар

Бинаны модернизацияләү федераль үзәк – «Гаилә» милли проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында һәм Татарстан Республикасы ярдәмендә башкарылды.

Авыл мәдәният учреждениеләре шәһәрнекеләрдән калышмасын өчен, республиканың берничә китапханәсенә 39 миллион сумга якын күләмдә акча бирелгән.

Бу шатлыклы көн белән китапханә хезмәткәрләрен район башлыгы Рамил Айбатов һәм Казандагы Чирмешән якташлык җәмгыяте рәисе Раушания Сәүбанова котладылар һәм яңартылган бинаны районның интеллектуаль тормыш үзәге булачак заманча мәдәни киңлек, дип атадылар. Хәзер мондагы якты һәм җылы бүлмәләрдә яңа идеяләр туачак, ә китап битләре төрле яшьтәге укучылар өчен үз дөньясын ачачак.

Модель китапханә – авылның яңа үзәге

Үзәк китапханә модель статусын алды һәм авылның заманча мультимедиа үзәгенә әверелде. Ул кызыксынуларга һәм кешенең яшенә карап төгәл бүленгән, мөмкинлекләре чикле якташлар өчен махсус эш урыннарын да исәпкә алып, монда кулланучыларның барлык категорияләре өчен дә уңай шартлар булдырылган. Биредә барлык яшьтәгеләр өчен дә урыннар һәм гаилә пространствосы барлыкка килде, анда укырга, уйнарга һәм үсеш программаларында катнашырга мөмкин. Интерьерда – тыныландыра торган төстәге заманча җиһазлар, эргономик креслолар, тыныч һәм табигый яктылыклы рәхәт зоналар. Кыскасы, укырга, эшләргә һәм ял итәргә шәп, менә дигән урын.

Үзәк китапханә модель статусын алды һәм авылның заманча мультимедиа үзәгенә әверелде: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Иҗат һәм яшьләр пространствосы

Күпфункцияле зал лекцияләр, мастер-класслар үткәрергә, кино күрсәтергә һәм күргәзмәләргә җиңел яраклаша. Яшьләр өчен креатив пространство булдырылган: коворкинг-зоналар, компьютерлар, 3D-принтер, видеомонтаж өчен җиһазлар, мультстудия һәм өстәл уеннары зонасы.

Хәзер китапханәдә республика һәм район дәрәҗәсендәге бәйрәмнәр, китап фестивальләре һәм ярминкәләр үткәрергә була – бу урын үзенә элек китап укымаганнарны да җәлеп итәчәк.

Яңа җиһазлар һәм мөмкинлекләр

Яңартылган китап-ханәдә укучылар өчен 10 заманча ноутбук, интерактив киоск, интерактив өстәл-китап, фото-, видео - һәм аудиоҗиһазлар, проектор һәм мультипликация станогы бар. Алар ярдәмендә хезмәткәрләр Татарстан һәм Россия әдәбияты һәм тарихы турында эчтәлекле лекцияләр, иҗат кичәләре, китап презентацияләре һәм кызыклы кунаклар белән очрашулар үткәрәчәк. Ә яшьләр үз мультфильмнарын төшерә һәм аларны кинозалда күрсәтә алачак.

Ә яшьләр үз мультфильмнарын төшерә һәм аларны кинозалда күрсәтә алачак: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Илһам һәм мәдәни камилләшү урыны

–Модель китапханә төзү – ул иң беренче  чиратта үзгәрү һәм эшнең заманча параметрларына туры килү теләге, безнең һөнәри мөмкинлекләребезне киңәйтү. Безнең китапханә төрле буыннар өчен илһам, аралашу һәм мәдәни камилләшү урыны булыр, дип ышанам, – диде китапханә директоры Земфира Җамалетдинова.

Балалар китапханәсе - Бөтенроссия конкурсында җиңүче Балалар китапханәсе – аерым горурлык. Аның практикасы «Укыйбыз. Эшлибез. Ял көне!» 2025 елда илнең 68 төбәгеннән 100 практика арасында иң яхшылар рәтенә керде: китапханә Бөтенроссия конкурсында җиңде һәм модернизацияләүгә 4 041 150 сум күләмендә субсидия алды. Акчалар ремонтка, һәм җиһазларга – интерактив комлык, интерактив идән һәм «Татарстан» төбәк панеле алуга, шулай ук фондны тулыландыруга юнәлтелде: балалар өчен 729 данә китап сатып алынган.

Һәр якшәмбе көнне биредә «Иҗади калейдоскоп» түгәрәге, «Чебурашка» һәм «Непоседа» ял көннәре клублары, «Доктор Китапкин» волонтерлар клубы эшли. Программага китап уку, әдәби уеннар, мастер-класслар, театральләштерү, квестлар һәм кызыклы кешеләр белән очрашулар керә. Уку, иҗат, уен һәм аралашу аша китапханә балалар һәм ата-аналар өчен уңайлы, иҗади һәм гаиләләрне берләш-терүче мәдәни киңлеккә әверелә.

Бу көнне биредә Туймәт авылында туып-үскән якташыбыз Габделхак Галимовның «Сагынып кайтам туган җиремә» дигән китабын тәкъдим итү дә булды.Бу көнне биредә Туймәт авылында туып-үскән якташыбыз Габделхак Галимовның «Сагынып кайтам туган җиремә» дигән китабын тәкъдим итү дә булды: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы


Нет комментариев