Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтә артистлары – Тинчурин театры сәхнәсендә

Бәркәтә урта мәктәбенең “Салават күпере” театры түгәрәге коллективы гаилә һәм мәктәп театрларының “Гаилә тарихы”, “Театрның яше юк” I Республика фестиваль-конкурсында катнашып Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Коллектив Кәрим Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә “Гыйрфан мулла чишмәсе” спектаклен күрсәтте. Фестивальгә пьессаны түгәрәк җитәкчесе, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рәзинә Мортазина үзе язган.

- Әсәрне Бәркәтә авылы, аның чишмәләре тарихына нигезләнеп яздым, җирле авторларның шигырьләрен кулландым, гаилә, мәхәббәт темасы да чагылыш тапты, – диде Рәзинә Мәүлет кызы. – Җырлы-биюле спектакльдә башкарылган, Чирмешән ягына гына хас “подгорный” биюе дә җюри членнарына бик ошады.

Спектакльдә рольләрне 9-11 сыйныфларда укучы 15 егет һәм кыз башкарган. Фестивальдә  катнашу өчен 100гә якын гариза булган. Бәркәтәлеләр шул коллективлар арасында көч сынашты.

Бәйгедә катнашучы мәктәп һәм гаилә театрлары спектакльләрен жюри октябрь ахырына кадәр карый. Фестиваль җиңүчеләре 2 ноябрьдә гала-концертта игълан ителергә тиеш. Җиңүчеләрне Тинчурин театры шефлыкка алачак.

 Рәзинә Мортазина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев