Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әмир авылы остасы пәҗе җебеннән кошлар һәм балыклар ясый

Әмир авылында яшәүче Гөлнара Әгъләмова пәҗе вазасын ике ел диярлек ясаган. Күп түземлек таләп итә торган шундый кул эшләре шактый аның.

Шәхсән миңа аларның өй стеналарында эленеп торган ат рәсеме бик ошады. Матур килеп  чыккан, игътибар беләнрәк карасаң, анда ниндидер мәгънә дә бар сыман. Салфетка куйгычлар, кәрзиннәр, шкатулкалар, “конфетницалар” – болар барысы да бер технология белән ясалган. Телең әйләнмәс, “джутовая филигрань” дип атала икән әлеге ысул. Джут дигәнең, анысы көнчыгыш илләр үсемлеге булып чыкты, җепне шуннан “эрләгәннәр”. Ә иң борынгылар бу төр кул эше өчен әүвәл  кыйммәтле металл җепләре кулланганнар, ә джут арзан.

-Гади  пәҗе җебе бу. Әүвәл  кәгазьгә рәсем төшерәм. Аннан шушы трафарет буенча гади җилем (келәй) белән җепләрне ябыштырам, шулай бер-бер артлы тоташтырып эшләнмәләр җыела, - дип эшләрен күрсәтте Гөлнара Фәрхать кызы.

Останың эш кораллары янында кул кремы да тора, анысы бармакларга келәй ябышмасын өчен сөртелә икән.

Якташыбыз әлеге шөгыльне интернеттан өйрәнгән. Аның әйтүенчә, джут филигранының тамырлары борынгы Кытайга барып тоташа.

-Күбрәк кышын, кичләрен эшлим. Хәзер бит  вакыт күп, бакча эшләре юк. Ясаган әйберләремне туганнарыма бүләк итеп тә бирәм, ә болай,  бу мавыгу күңелгә рәхәтлек бирә, тынычландыра, үзеңә бер юаныч, - ди ул шөгыле хакында.

Дөрес, Әгъләмовларда буш вакыт әллә ни күп түгелдер анысы, тик утырырга гадәтләнмәгәннәр: алар, ире Салават белән авылда кибет тоталар, яллары сирәк була. Атлар асрыйлар. Студент кызларын укыталар, яннарында уллары бар.

Гөлнара үзе Казахстанда туып үскән. Урау юллар аша әти-әниләренең туган авылы Лашманга кайтып төпләнеп, ул Әмир авылы егетенә кияүгә чыккан. Берара Югары Кармалкада фельдшер булып та эшләгән якташыбыз менә шундый матурлык булдыра. Шөгыленең серләрен авыл клубында оештырылган  мастер-класста авылдашларына да сөйләгән. Останың башка төрле кул эшләнмәләре: төрле япмалары, чигелгән иҗат җимешләре дә бар.

 

 

Марат Гомәров фотолары һәм видеосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    1

    Молодец Гэлнара Кулыннан гэллэр тугелэ. Бик матур бэйли дэ , аш-суны, закаткаларныда бик оста итеп эзерли белэ Салават энем белэн саулыкта - сэлямэтлектэ, бэрэкэттэ, балалар шатлыгына-куанычына сэенеп, тигез, бэхетле гомер кичерергэ язсын сезгэ

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ай,иркэм бик маладис.Кулыннан гөлләр түгелә.Алла исәнлектән аермасын.Умничка.Уңганлыгын әллә каян күренэ.