Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

95 яшьлек Клавдия Мишкинага күзлек кирәкми дә

Лагерканың иң өлкән кешесе Клавдия Мишкинаның күзлеге бөтенләй юк, ул кирәкми дә. 95 яшьлек ветеран әле дә бәйли, тегә, җырлап юана. 100 еллык йортында аңа бик рәхәт.

Алдан белешкән адрес буенча аларның өй каршына килеп туктадым. Шунда кары инде чистартылган сукмакны рәтләп йөрүче берәүдән Клавдия Павловна турында сораштым.

-Мин булам бит инде ул. Менә кунаклар көтәм, - диде шактый зур көрәкне кулында уйнатып кына йөртүче җитез апа. Аңа 95 яшь тулган дип кем әйтер?!

Бүген Лагеркадагы бу өйдә бик иртә торганнар. Юбилярның Кама Аланында яшәүче кызы Татьяна Николаевна газ плитәсенә, духовкага чуваш милли ризыгы -  итле-бәрәңгеле хуплу пешерергә куйган. Аның тәмле исе болай да чиста, җыйнак кына 100 еллык өйләренә нур өстәгән сыман.

Читтә яшәүче улы Владимир янәшәдә ике катлы яңа йорт та өлгерткән, тик әниләрен анда торырга күндерә алмыйлар икән.

-Күнеккән урында рәхәт, җәннәттәге кебек, - ди якташыбыз. –Тормышка зарланмыйм, балаларым бик яхшы, шуңа да озын гомерле булдым. Әле дә күзлек кимим, рәхәтләнеп телевизор карыйм. Тирә-күршенең дә хәлен белешкәлим.

Кышкы вакытта Клавдия Павловнаны балалары үз яннарына, Кама Аланына алып китәләр икән, язын монда кайтаралар.

-Әни эштән туймады, - ди кызы Татьяна Николаевна. –Фермада маллар карады, рәт эшенә дә йөрде. Гел сыер асрады, соңрак кәҗәбез бар иде. Әтиебез иң олыбызга 19 яшьтә вафат булды, шуңа күрә әни урманда агач әзерләп тә нужаланды.

Аларның күбесе  онытылган диярлек, юбиляр якташыбыз элеккеге елларны искә алмады диярлек. Әнә бүген нинди рәхәт. Мәскәүдә яшәүче оныгы Ирина, заказ биреп, яраткан әбисенә, алдагы көндә иртүк чәчәк бәйләме китерткән. Әбисенең чәчәкләр яратканын белә ул.

Кунаклар да килде бугай. Ишектән керүчеләрнең иң әүвәл бүләкләре күренде. Муниципаль район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина хезмәт ветераны Клавдия Мишкинага Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр алып килгәннәр. Бу үзе үк юбилярга олы хөрмәт билгесе.

-Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы Александр Митяев та биредә.

-Клавдия Павловнаның туган көне гел хәтердә, ул бит минем әти белән бер көндә, 1928 елның 8 мартында дөньяга килгән. Әти 1980 елда ук, нибары 52 яшендә якты дөньядан китте. Без 12 бала үстек, шөкер, барыбыз да исән-сау. Ходай язса, әнигә озакламый 90 яшь тулачак, - диде Александр Иванович.

Лагеркада иң өлкән авылдашларының 95 яшьлек юбилеена бик матур чуваш милли киемнәрендә үзешчән артистлар да килде, ике бәйрәм белән котлап, Клавдия Мишкинага җырлап теләк теләделәр. Юбиляр үзе дә җырга оста икән.

Ул ире бүләк итеп биргән тегү машинасына да тузан кундырмый. Инәне дә күзлексез саплый. Бу көннәрдә тагын бер “эш кузгаткан” - улына оекбаш бәйли. Авырлыгы юк, бер кич утыруда җиңдерәчәк аны.

-Әни – горурлыгыбыз, - диде кызы Татьяна, башка туганнары, алар биш бертуган, исеменнән дә теләк җиткергәндә. –Исән генә булсын. Монда җәй айларында еш кайтабыз. Оныклар өчен дә әбиләре булу зур бәхет.

 

-Элек, сыйлы табын көйләп, ветеран үзе әйтүенчә, туган көне 8 март булса да, эш калдырып, бәйрәм итү турында белмәгәннәр дә. Кайда анда чәчәк бүләк итүләр!..

Яшь вакытта авырлыкларны күп күрсәм дә, хәзерге тормыш җиңел, рәхәт, - диде юбиляр, балаларына кабат рәхмәт әйтеп.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев