44 ел стажлы шофер редакциядән икенче бүләген алып китте
Узган гасырның 90 нчы елларында район газетасы оештырган көзге күргәзмәгә үз бакчаларында үстергән 35 килограммлы кабак алып килгән Исхак абыйга дуслары, шаяртып, “кабак” кушаматы тагалар.
Чирмешәндә яшәүче Әлфия һәм Исхак Хөснетдиновлар гаиләсен шундый зур яшелчә үстергән өчен ул вакытта дуршлаг белән бүләклиләр. Һәм менә ничә еллардан соң аларга редакциядән тагын бүләк насыйп булды. “Безнең Чирмешән” абүнәчеләре арасында лотерея уйнатуда катнашып, алар чәй сервизы оттылар.
-Теге кушаматка үпкәләмисезме соң? – дидек аларга.
- Юк инде, - дип елмайды Исхак абый.
- Бу чынаяклар безгә гаиләнең 50 еллыгына бүләк сыман булды, - дип сүзгә кушылды Әлфия апа.
Әйе, Хөснетдиновлар гаиләсе узган декабрь аенда алтын туйларын үткәргән. Иске Үтәмеш егете Исхак һәм күрше Лениногорск районының Яңа Иштирәк авылы кызы Әлфия Исхак абыйның Зеленая Роща бистәсендә тракторчыга укыган вакытында танышалар.
- Әлфияне Иске Үтәмешнең хәзер инде мәрхүм Рәис абый Мостафинның ГАЗ-52 йөк автомашинасы белән барып алдык, - дип искә алды ул.
ГАЗ-52 дигәннән, Исхак абый үзенең хезмәт юлын да шундый машина йөртүдән башлый. Ул гомере буе, 44 ел шофер булып эшләгән, авариясез йөргән. Район больницасы бинасын төзегәндә ГАЗ-51 автомашинасына куелган бадьялар белән төзелешкә измә (раствор) ташыганы да бүгенгедәй истә. Ә Әлфия апа район сәүдә системасында күп еллар кибетче булып хезмәт куя. Хөснетдиновлар биш бала тәрбияләп үстергәннәр.
- Бүләгегезгә бик зур рәхмәт. Газетаны бик яратып, бер сүзен дә калдырмыйча укыйбыз. Яңалыкларны күп язасыз, әллә ниләр табасыз, - дип безне дә мактап алдылар Хөснетдиновлар.
Марат Гомәров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев