Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Ярминкә“ акчасын – балаларга

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясен Чирмешәндә бәйрәм формасында билгеләп үткән көнне яшьләр мәйданчыгында мәктәпләр "ярминкәдә" сәүдә итсә, күл буенда мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләре алып килгән товарларны тәкъдим иттеләр. 15 мәктәп аерым палаткаларда мәктәп яны тәҗрибә участокларында үстергән яшелчә, җиләк-җимешләрен, кул эшләре һәм камыр ризыклары саттылар. Шуннан 12800 сум акча кергән....

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясен Чирмешәндә бәйрәм формасында билгеләп үткән көнне яшьләр мәйданчыгында мәктәпләр "ярминкәдә" сәүдә итсә, күл буенда мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләре алып килгән товарларны тәкъдим иттеләр.


15 мәктәп аерым палаткаларда мәктәп яны тәҗрибә участокларында үстергән яшелчә, җиләк-җимешләрен, кул эшләре һәм камыр ризыклары саттылар. Шуннан 12800 сум акча кергән. Лашман, Күтәмә мәктәпләренең өлеше аеруча зур булган. Авыл мәдәният йортлары өч ноктада (татар, рус, мордва өйчекләре) сәүдә итте. Алар ярдәмгә мохтаҗлар - укучылар өчен әйбер алуга 3 мең сум тирәсе акча тапшырган.

Мәгариф хезмәткәрләре: мәктәпләр һәм балалар бакчалары коллективлары, гомумән, хәйриячелек акциясендә актив катнашканнар. Аларның шәхси ярдәме 22450 сум ук җыелган. Мәдәният хезмәткәрләре, госстрах, физкультура-сәламәтләндерү комплексы, район үзәк больницасы, район башкарма комитеты коллективлары һәм башкалар да үз өлешләрен керткән.

Тупланган бу акчаларны кемнәргә тапшырасын хәйриячелек эшчәнлеге буенча район советы хәл итә.

Уку елы башланганчы тагын байтак балаларны сөендерәчәкләр.

Әлегә 136 укучыга (74се - беренче класска баручылар) уку кирәк-яраклары, мәктәп һәм спорт формалары тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined