Чирмешән мәчете янында иркен булачак
Безнең районда

Чирмешән мәчете янында иркен булачак

Чирмешәннең Үзәк мәчете янында автомобильләр кую өчен урынны киңәйтәләр.

-Без мондый гозер белән район башлыгы Рамил Айбатовка күптән түгел генә мөрәҗәгать иткән идек, - ди район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов. – Биредә, тукталыш урынында, яз-көз кар, яңгыр сулары җыелып тора, җомгага, банкка  килүчеләр автомобильләрен юл өстендә калдырырга мәҗбүр иде. Аллага шөкер, әлеге проблема артка чигенә.

Монда бүген байтак техника эшли: юлның элеккеге асфальтын кырып алалар, аннары, таш салып, яңа асфальт түшәләчәк.

Монда “Татавтодор” автомобиль юллары идарәсенең райондагы филиалы – участогы техникасы эшкә керешкән. Әүвәл иске асфальтны ватып алалар, аннан соң яңа асфальт түшәләчәк.

 

Кадыйр Гомәров фотолары

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев