Лашманда нефтьчеләр су башнясы коймасын яңарттылар
Лашман авылының Химиклар урамындагы су җыю башнясы тирәсен тотып алынган койма яңартылды.
-2008 нче елда куелган челтәр-рабицалар урыны-урыны белән черегән иде. Район җитәкчелеге мөрәҗәгатеннән соң, “Нурлатнефть” идарәсе белгечләре су башнясы тирәсен, 50 метрлап араны, яңа нык челтәрләр белән тотып алдылар. Бу эшне алар, рәхмәт, бушлай башкарды, - диде Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвгать Фәттахов.
Сүз уңаеннан, Лашман авыл җирлеге халкы эчә торган суны биш су башнясыннан (Лашманда – 4, Әмирдә – 1) ала.
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев