Красная Полянада барысы да район газетасы укый
Безнең районда

Красная Полянада барысы да район газетасы укый

Красная Поляна поселогында нибары 7 йортта кеше яши һәм аларның барысы да район газетасына языла.

Монда киләсе елның беренче яртысы өчен дә “Безнең Чирмешән“гә күптән заказ биргәннәр.

Иске Котышта да матбугатка язылу яхшы бара.

- Район газетасына язылмый калган юк, аны яратып укыйбыз, - ди пенсионерка Айсылу Торкаева. - Бездә почтаны, пенсияне гел вакытында китерәләр, бу яктан зарыбыз юк. Хат ташучыбыз Валентина Фадеева бик уңган кеше, коммуналь хезмәтләр өчен дә аның ярдәмендә түлибез, заказлар да бирәбез.

фото: архив

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев