Әккәрәйдә янгын чыккан
Безнең районда

Әккәрәйдә янгын чыккан

Райондагы янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Фәнил Гыйззәтуллин хәбәр итүенчә, 19 июньдә төнге сәгать икеләр тирәсендә янгын сүндерүчеләр Әккәрәй авылына барганнар.

Анда, янгын частенә килеп ирешкән шалтыратудан билгеле булганча, мунча яна башлаган. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ялкын мунчаны өлешчә биләп алган була. Ут төтен чыга торган торбаның яки мичнең төзексезлеге сәбәпле чыккан дип фаразлана.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев