Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ивашкинолылар хәрби операциядәге егетләргә дарулар җибәрә

Ивашкино авылы халкы хәрби операция зонасында катнашучы сугышчыларга 30 комплект дарулар, медицина препаратлары озата.

Әлеге эшләрне оештырып йөргән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре әйтүенчә, авылдашлар моннан алда да гуманитар ярдәм әзерләүдә актив катнашканнар. Сугышчыларга оекбашлар бәйләүчеләр күп булган, окоп шәмнәре ясаганнар. Язын тегелгән йокы капчыклары да ияләренә барып җиткән.

- Барлык авылдашлар диярлек булышты. Әмма аеруча хуҗабикә Светлана Ильинага бик зур рәхмәт. Оештыру эшләрендә ул бу юлы да нык тырышты. Табиблар белән киңәшеп, авылдашлар акчасына  даруханәләрдән  препаратлар: жгутлар, бинтлар, авыртуны баса торган, вирусларга каршы дарулар сатып алдык. Егермеләп төрле препаратлы 30 комплект әзерләнде. Иң мөһиме, шушы бүләкләребез егетләргә, авылдашларга, райондашларга барып ирешсен, - диде  Ивашкино  мәдәният йортының клуб формированиесе  җитәкчесе  Ирина Дмитриева. 

Ирина Дмитриева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев