Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Югары Чагадай авылында сыйныфташлар очрашты

1976 елда сигез еллык Югары Чагадай мәктәбен тәмамлаучы сыйныфташлар озак еллар күрешмәгәннән соң кабат очраштылар.

Ульян өлкәсендә, Казанда, Лениногорск һәм  Чирмешәндә яшәүче авылдашлар җыелышып, мәктәп елларын искә алдылар, авыл мәчетенә кереп дога кылдылар. Уку елларында сыйныфташлар саны шактый булса да, авыл мәдәният йортында узган әлеге очрашуга барлыгы 11 кеше кайткан.

Югары Чагадай авылында алар укыган мәктәпнең нигезе дә калмаган, очрашу урыны тәкъдим иткән өчен сыйныфташлар мәдәният йорты җитәкчесенә бик рәхмәтле.

Лилиә Саттарова фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев