Яңа Элмәледә буа ремонтлана
Яңа Элмәледә Сөлчә елгасы аша салынган гидротехник корылмада капиталь ремонт бара.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Вильданов әйтүенчә, бу объектны ремонтлауга федераль программа буенча 2,5 миллион сум акча биргәннәр.
Монда планлаган күпчелек эшләр инде үтәлгән. Су җибәреләчәк дүрт линиянең өчесе әзер диярлек, инде дүртенче линиягә күчкәннәр. Аннары җирне күтәреп, юл өлешен ясамакчылар.
-Биредә бер ай чамасы элек эшкә керештек, - ди Нурлаттан килгән подрядчы оешма прорабы Рөстәм Хәйбуллин.
Корылма озакка исәпләп ремонтлана, монда төп торбалар да калын стеналы, метр ярым диярлек диаметрлы.
Яңа Элмәледән соң, осталар Әмирдә гидротехник корылманы капиталь ремонтлый башлыйлар. Бу объектка, ул республика программасына кертелгән, 11 миллион сум акча каралган.
Кадыйр Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев