Чумачкада җәен халык бермә-бер күбәя
Бу авылда да кышын кайберләре ябык өйләрдә җәен ут кабына. Садыйковлар да биредә үзләренә шөгыль табалар.
- Унөч ел элек яңа өй өлгерттек, - ди Наил Садыйков. – Малайлар белән, аны үзебез тышладык. Газ, су да бар. Бакчабызда суган, бәрәңге, 200 төп чамасы помидор үстерәбез.
Наил бүген помидор сабакларын “тунарга” керешкән. Башкалар да шулай эшли бит.
- Помидор үсентеләрен өйдән үк тышка, ачык грунтка күчердек. Өшемәделәр үзе, - ди Наил Мәсхүт улы. – Аңа башта суны күп сиптек, аннары азайттык. Суны елгадан гына агызабыз, җылыткалыйбыз да. Әле бәрәңге алыннарын да тагын бер кат сугарырга исәп.
Биш оя умарта кортлары өчен дә урын иркен аларда. Мал-туарлары юк, чөнки кышкы вакытта Әлмәттә яшиләр, алай да ялларда Чумачкага кайталар.
- Пенсионер кешегә авылда рәхәт инде, биредә балалар, оныклар белән мәш киләбез, - диләр Садыйковлар. – Безнең Пушкин урамында юл күтәртелмәү генә начар. Су линиясе сузалар, бәлки юллы да итәрләр.
Кадыйр Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев