Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яңа ял итү урыны ясаганнар

Биредә кече архитектура формалары: таганнар, эскәмияләр һәм беседкалар урнаштырылган, аларны «Татнефть» җәмгыяте гранты акчасына сатып алганнар.

«Татнефть» җәмгыяте бәйгесендә социаль тернәкләндерү буенча белгеч Фәридә Низаметдинова катнашкан. Аның «Чикләүләрсез тормыш яки йөрәккә ягымлы почмак проекты» «Өлкән буын кешеләренең тормыш сыйфатын күтәрү” номинациясендә 162 550 сум күләмендә грантка лаек булган. Бу акчага ял итү зонасы җиһазландырылган.

-Ул бик тиз арада биредә яшәүчеләрнең яраткан урынына әверелде. Монда күңелле чаралар, мавыктыргыч проектлар үткәрелә, йорт-интернатта яшәүчеләр рәхәтләнеп сөйләшәләр, аралашып үтыралар. Бу аларның тормышларын шатлыклы хисләр белән баета, кәефләрен күтәрә, - диде Фәридә Низаметдинова.

Фото: Фәридә Низаметдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев