Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең яңартылган Боз сараенда спортчыларны август ахырында кабул итмәкчеләр

Район үзәгендәге “Юбилейный” боз сараенда эчке ремонт эшләре ахырына якынлаша. Озакламый аның тирә-юнен төзекләндерүгә керешәчәкләр.

Төп ремонт бинаның административ өлешендә бара. Спорт залы, хоккейчыларның чишенү-киенү бүлмәләре, банкет залы, кухня, кунакханә бүлмәләре яңартыла.

 

-Эчке эшләрне август урталарына тәмамларга планлыйбыз. Объектта 15-20 төзүче эшли. Капиталь ремонтның күп өлеше башкарылды. Моңа 85 миллион сумнан күбрәк акча каралган. Спортчыларны август ахырларына  кабул итәргә ниятлибез, - диде  Боз сарае  директоры Фәнис Хәйдәров.

Боз сараеның түбәсе ремонтланган. Җылылык, су, канализация челтәрләре яңартылган, электрчылар да яңа үткәргечләр сузуны тәмамлап килә. Асылмалы түшәм ясалган, яңа ишекләр урнаштырылган, стеналарны штукатурлап буяганнар. Плитка җәючеләрнең дә эшләре кимеп бара, алар идәннәргә һәм санузел бүлмәләре стеналарына плитка ябыштыра.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев