2026 елның узган тугыз аенда район территориясендә бер генә гадәттән тыш хәл дә теркәлмәгән. Дөрес, бик суык көннәр, коры үлән, чүп-чар яну очраклары булган. Болар хакында райондагы бердәм дежур диспетчерлык хезмәте җитәкчесе Гөлия Яруллина белән сөйләштек.
«Иң мөһиме - бәла-каза булдырмау»
Гөлия Яруллина сүзләренчә, гадәттән тыш хәлләр булмавы очраклылык түгел, ә көндәлек, кайчак сизелми, күренми торган эш нәтиҗәсе:
- Гыйнвар – сентябрь айларында районда гадәттән тыш хәлләр булмады. Узган елның шул чорында да алар теркәлмәгән. Әлбәттә, монда безнең команданың - оператив дежурларның, диспетчерларның, төрле хезмәтләрнең көндәлек эше тора. Бәла-казаларны булдырмас өчен алдан, кисәтүгә эшләү зарур, - ди ЕДДС җитәкчесе.
Әлеге хезмәтнең оператив дежурные алышыну район халкы йокыдан уянганчы ук башлана. Дежур хезмәткәр оператив хезмәтләр белән элемтәдә тора, тәүлек буена җаваплы кешеләрне барлый, электр энергиясен планлы сүндерүләрне, юл хезмәте һәм торак-коммуналь хуҗалык мәгълүматларын, тәүлек буе кешеләр булган социаль һәм сәламәтлек саклау объектларындагы халык санын ачыклый, балалар белән төрле чараларга киткән автобуслар хәрәкәтен күзәтә.
4131 хәбәр - берсе дә игътибарсыз калмаган
Муниципаль берәмлекнең ЕДДС базасында «Глонасс-112» системасы эшли. 2026 елның 9 аенда аның буенча 4131 хәбәр кабул ителгән – идарә органнары һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү хезмәтләре аларның һәрберсенә җавап биргәннәр.
Мөрәҗәгатьләр статистикасы мондый:
- 3284 - пилотсыз очу аппаратлары буенча;
- 324 - үзәк район хастаханәсе эшчәнлеге белән бәйле;
- 205 - төрле юнәлешләр буенча башка мөрәҗәгатьләр;
- 113 - юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле;
- 65 - электр белән тәэмин итү (электр энергиясе булмау);
- 38 - янгынга каршы хезмәт линиясе буенча, шуларның 21е янгыннарга кагыла (һәлак булучылар юк);
- 36 - газ хезмәте буенча (газ булмау, газ исе, газ мичләре эшләмәү);
- 33 - юл хезмәтенә кагылышлы (юллар торышы).
- Һәрбер мөрәҗәгать - кемнеңдер борчулы хәбәре бит ул. Безнең бурыч - тиз һәм адрес буенча җавап бирү, кешегә ярдәм итү. Без шалтыратуларны кирәклегә, кирәксезгә бүлмибез, - диде Гөлия Мансур кызы.
Хисап чорында район өчен юл-транспорт һәлакәтләре, каты салкыннар белән бәйле автомобиль юлларында чикләүләр, коры үлән һәм чүп-чар яну характерлы булган.
Шторм кисәтүләре - озакка сузмаска
ЕДДС диспетчерлары куркыныч табигать күренешләре, шторм кисәтүләре хакындагы хәбәрләрне тиз арада район сайтында урнаштыралар.
«Термик нокталар» мобиль кушымтасында ел башыннан 11 термик нокта –үлән, чүп-чар яну теркәлгән – 11се дә расланган.
- Термик нокталар - ул безнең аерым контрольдә. Яз һәм җәй айларында һәр шундый нокта - потенциаль янгын куркынычы. Без алар буенча катгый рәвештә регламент буенча эшлибез, һәм нәтиҗә дә бар, - дип аңлатты хезмәт җитәкчесе.
Рәхмәт сүзләре
Ахырда ЕДДС җитәкчесе көн саен аларга булучыларга рәхмәт белдерде.
-Авыл җирлекләре башлыкларына, ашыгыч хезмәтләр җитәкчеләренә һәм диспетчерларына, һәлакәтләр, бәла-казалар вакытында оперативлыклары һәм профессиональлекләре өчен, зур рәхмәт. Аларның оператив эш итүе нәтиҗәсендә халыкка вакытында ярдәм күрсәтелә. Шулай ук район башлыгы Рамил Айбатовның һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдиновның да ярдәмнәрен тоеп эшлибез, — диде Гөлия Яруллина.
Нет комментариев